Барлыгы 1727 транспорт берәмлеге тикшерелде.
Фото: Транспорт комитеты
Тикшерүне «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизор хезмәте һәм автотранспорт предприятиеләренең контроль хезмәтләре белән берлектә Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре үткәрде. Хокук бозучыларны 27 шәһәр тукталышында ачыклаганнар. Битлек режимын бозган 134 пассажирның 132-се битлекне урында кигән, тагын икесе җәмәгать транспорты салоныннан төшеп калган.
Экипажларда да хокук бозучылар булган. 90-нчы номерлы автобус маршрутында шәхси саклану чараларыннан башка автобус йөртүче ачыкланган (перчаткалары булмаган, битлек иягенә төшерелгән булган). Шул ук маршрутның башка автобусында да әлеге хәл кабатлана: машина йөртүченең перчаткалары булмый һәм битлекне дөрес кимәве ачыклана. Исегезгә төшерәбез, җәмәгать транспорты хезмәткәрләре битлек һәм перчаткалар киеп йөрергә тиеш. 90-нчы номерлы маршрут автобусында режимны бозучы кондуктор да табылган - перчаткалары кулында булмаган, ә битлек урынына свитер якасын кулланган.
Шулай ук 71-нче номерлы автобус маршрутында да машина йөртүче һәм кондуктор перчаткасыз эшләгән, дип хәбәр итә Транспорт комитеты. Автотранспорт предприятиеләренә хезмәткәрләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту кирәклеге турында боерыклар җибәрелгән.
Рейдлар дәвам итәчәк.