Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.07.2018, 12:17

Казанда ишегалларын төзекләндерү барышында 1,5 мең парковка урыны булдырылган

Ишегалларын төзекләндерү эшләрен сентябрь азагына тәмамларга планлаштырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июль, Ксения Швецова). Казанда йорт территорияләрен капиталь төзекләндерү барышында 1,5 мең парковка урыны булдырылган. Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте. Казан Мэры Илсур Метшин эшләрне тикшерү сыйфатын арттырырга һәм ишегаллары территорияләрен халык белән диалогта төзекләндерергә киңәш итте.

Төзекләндерергә планлаштырылган 430 йорт территориясенең 74 ишегалды төзекләндерелгән, бу планнан 33% тәшкил итә. Тагын 64 эш якын арада тәмамланачак. И.Куляжев сүзләре буенча, төзекләндерергә планлаштырылган территорияләрнең мәйданы 457 мең квадрат метр тәшкил итә. 32 ишегалдында асфальт-бетон капламыннан кала, идарә итүче компания көчләре белән балалар уен комплекслары төзелде, спорт инвентаре, эскәмияләр урнаштырылды.

Ишегалларын төзекләндерү барышында парковка урыннары да ясала. Бүгенге көндә каралган 5 мең урыннан 1,5 мең парковка урыны әзер. 2011 елдан алар саны 29 меңгә арткан.

Ишегалларын төзекләндерү эшләрен сентябрь азагына кадәр тәмамларга планлаштырыла, диде чыгыш ясаучы.

Казан Мэры подрядчыларга эшләре өчен рәхмәтен белдерде, шулай ук эшләрне тикшерү сыйфатын арттырырга һәм ишегаллары территорияләрен халык белән диалогта төзекләндерергә киңәш итте. Ул шулай ук республика Президентына юлларны, ишегалларын һәм социаль өлкә объектларын капиталь төзекләндерү программалары өчен рәхмәтен белдерде. “Төп эшебез хәзер – социаль өлкә объектларын, торак фондны, ишегалларын төзекләндерү. 430 ишегладыннан 70-тән артыгын төзекләндердек. Ләкин эшлисе эшләр күп, аны сыйфатлы башкарырга, халык белән диалогта эшләргә һәм төзелеш сезоны эчендә эшләрне тәмамларга кирәк”, - диде И.Метшин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 07.07.2018
Видеорепортаж
07.07.2018 12:24
Казанда 36 шәһәр һәм 9 бистә юлы төзекләндерелгән
Барлык яңалыклар