Яр буе пластик шешәләр һәм савыт-сабалар белән чүпләнгән, ә дайверлар төбеннән кышкы чаналар тапкан.
Фото: Татарстан Республикасында Россия географик җәмгыяте
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче август). Казанның Киров районындагы Тирән күлдә экологик акциясе барышында активистлар 80 капчыкка якын чүп-чар җыйдылар. Территорияне җыештыруда 60 кеше катнашты – битараф булмаган казанлылар, ТатарКино оешмасы һәм ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, ТРда Рус географик җәмгыяте әгъзалары, дайверлар, шулай ук ял итүчеләр.
Яр буенда активистлар нигездә пластик шешәләр һәм савыт-саба, бер тапкыр кулланыла торган мангаллар тапкан. Дайверлар төбеннән су һәм ком тутырылган шешәләр, кирпечләр һәм пластик шешәләр, шулай ук кышкы чана күтәрделәр.
Акция Рус географик җәмгыяте һәм ТатарКино призлары белән лотерея белән тәмамланды, дип хәбәр итә оештыручылар.