Ул татар шагыйре Габдулла Тукай белән бәйле төп урыннарны үз эченә алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июнь). Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында яңа мәдәни-сәяхәт, экологик, җәяүлеләр, велосипедчылар өчен «Тукай юлы – Путь Тукая» маршруты эшләнгән. Ул татар шагыйре Габдулла Тукай белән бәйле төп урыннарны үз эченә алачак.
Яңа маршрут 29-нчы июньдә сыналачак һәм республиканың төньяк районнарын колачлаячак: Арча, Әтнә, Балтач, Биектау. Түбән Мәтәскә, Югары Мәтәскә, Мөндеш, Иске Кырлай, Яңа Кырлай кебек торак пунктлар аша узачак 21 км озынлыктагы бөтен маршрутны 100-дән артык казанлы үзәк тимер юл вокзалыннан Арчага кадәр электричкаларда үтәчәк, ә аннан җәяү яки велосипедта узачак
Туристлар татар авылларының мәдәнияте һәм көнкүреше белән таныша, матур табигатьне күрә һәм милли ашлардан авыз итә алачак. Маршрут Габдулла Тукай музеена бару белән тәмамланачак.