Беренче студентлар 16 бакалавр булачак, аларны әңгәмә нәтиҗәләре буенча сайлаячаклар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче июнь). Казан федераль университетында инклюзив мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен әзерләү буенча Россиядә беренче магистратура программасы ачылды. Быел беренче студентлар 16 кеше булачак.
КФУның Психология һәм мәгариф институтының «Мәгарифтә коррекция процессы белән адаптив идарә итү» юнәлеше буенча программа көндезге формада уку өчен 2 елга исәпләнгән. Укырга теләсә нинди юнәлеш буенча бакалавриатны тәмамлаган кешеләр, шулай ук белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре керә ала. Укырга керү өчен алар магистратура программасы буенча әңгәмәне уңышлы узарга тиеш. 13 студент бюджетка, 3 се түләүле нигездә керәчәк, дип хәбәр ителә КФУ сайтында.
Махсус белем бирү психологиясе һәм педагогикасы кафедрасы мөдире Анна Әхмәтҗанова сөйләвенчә, магистратураны тәмамлаучылар коррекция учреждениеләре һәм гомуми белем бирү мәктәпләре белән җитәкчелек итә, сәламәтлек саклау, инклюзив эшкә урнашу өлкәсендә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү системасында эшли алачак.
«Магистратурада без адаптив идарә итү стратегиясенә ия булган белгечләр әзерләячәкбез. Бүген тар профильле белгечләр генә түгел, комплекслы критик фикерләүгә ия профессионаллар да таләп ителә. Коррекция-үсеш эшчәнлегендә хәзер гаилә һәм иҗтимагый ярдәм потенциалына зур игътибар бирелә», - дип сөйләде А.Әхмәтҗанова. Аның сүзләренә караганда, магистрантлар инклюзив балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә, мәктәптән тыш тәрбия учреждениеләрендә белем бирү процессын оештырырга, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның сәләтен үстерүне тәэмин итәргә өйрәнәчәкләр.