В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче бушлай дәрес 19-нчы октябрьдә Физика институтында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче октябрь). Казан федераль университетында мәктәп укучылары өчен «Физика барыбыз өчен дә» дигән фәнни-популяр лекцияләр башлана. Беренче лекция 19-нчы октябрьдә Физика институтында узачак.
Дәресне гомуми физика кафедрасы доценты Рөстәм Дәминов үткәрәчәк. Ул механика, электромагнетизм, оптика һәм молекуляр физика законнары турында сөйләп кенә калмыйча, балаларга фәнне аңларга һәм яратырга ярдәм итәчәк тәҗрибәләрне дә күрсәтәчәк. Укучылар кулдан ясалган яшен һәм болытларны, Изге Эльм утларын һәм башка бик күп әйберләрне күрәчәк. Оештыручылар лекциянең урта һәм өлкән чыйныфтагы мәктәп укучыларына, шулай ук аларның әти-әниләренә һәм мәктәп укытучыларына кызыклы һәм файдалы булачагына ышана.
Дәрес 19-нчы октябрьдә КФУның Физика институтының 110-нчы аудиториясендә 15.40 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча башлана: Кремль ур., 16а. «Физика барыбыз өчен дә» лекцияләренә бару - бушлай, әмма аларга алдан теркәлү, шулай ук үзегез белән паспорт булу кирәк.
«Физика барыбыз өчен дә» фәнни-белем бирү проекты КФУда узган елның гыйнварында старт алды. Гадәттә лекцияләр ике атнага бер тапкыр шимбә көнне узачак, дип хәбәр итә университетның матбугат үзәге.