Яңа студияләрдә бушлай укуга кастинглар 4 нче һәм 11 нче сентябрьдә узачак.
Фото: Денис Гордийко
Беренче тыңлаулар Ленин исемендәге мәдәни-досуг комплексында 4 нче сентябрьдә 12:00 дән 18:00 гә кадәр узачак, икенчесе «Чулпан» мәдәни үзәгендә 11 нче сентябрь көнне 12:00 дән 18:00 гә кадәр оештырыла. Сайлап алу этабында катнашучылар җыр яки бию башкара, йә шигырь укый алалар. Шулай ук аларга үзләре турында сөйләргә һәм жюри әгъзаларының биремнәрен үтәргә кирәк булачак.
Ленин исемендәге мәдәни-досуг комплексында яшь талантларга ТР халык артисты, Тинчурин театры актрисасы Зөлфия Вәлиева, ТР атказанган артисты, Г.Камал театры актрисасы Миләүшә Шәйхетдинова, ТР атказанган артисты, «Казан» бию ансамбле солисты Ренат Мифтахов һәм «Апуш» студиясе җитәкчесе, актерлык осталыгы буенча педагог Алия Фәйзрахманова бәя бирәчәк.
«Чулпан» мәдәни-күңел ачу үзәгенә жюри әгъзалары сыйфатында Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге театр актеры Алмаз Сабирҗанов, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, сәхнә сөйләме буенча педагог Илсөяр Шиһапова, вокалчы Гөлнара Шәйхетдинова, хореограф Миләүшә Гыйльметдинова һәм «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова чакырылган, дип хәбәр иттеләр Казан шәһәре Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.
Сайлап алуны уңышлы узган укучылар өчен «Апуш» студиясенә йөрү бушлай булачак. Кастингта катнашу өчен гаризалар teatrstudio_kzn@mail.ru электрон адресы буенча кабул ителә. Тулы исемне, яшьне һәм элемтә өчен телефон номерын күрсәтергә кирәк.
2022 елның февралендә «Апуш» балалар татар театр студиясе «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә ачылды. Сайлап алу турында 100 катнашучының 30 ын сайлап алдылар. Татар телендә белем бирү программасы актерлык осталыгы, вокал, сәхнә сөйләме һәм хәрәкәт дәресләрен үз эченә ала. Студиянең эше, нигездә, укучыларда татар теленә кызыксыну уятуга һәм милли мәдәниятне үстерүгә юнәлтелгән. Шулай ук «Апуш» яшь башкаручыларга үз талантларын ачарга ярдәм итә.
Исегезгә төшерәбез, июнь аенда халык шагыйре Габдулла Тукай иҗаты турында «Апушның тылсымлы төшләре» спектакленең премьерасы булды. Тамашачылар арасында шәһәр Мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов бар иде.