Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче август). 3 нче сентябрьдән 16 нчы октябрьгә кадәр Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында Андрей Кончаловскийның ретроспектив фильмнар сериясе узачак. Чаралар Россия режиссерының 85 яшьлегенә багышланган.
Кино күрсәтү программасына Андрей Кончаловскийның иҗади юлын барларга мөмкинлек бирүче 14 нәфис фильм кергән. Картиналарны карау бушлай.
Кино күрсәтү җәдвәле:
3 нче сентярь – «Первый учитель» (1965);
4 нче сентябрь – «Дворянское гнездо» (1969);
10 нчы сентябрь – «Дядя Ваня» (1970);
11 нче сентябрь – «Романс о влюбленных» (1974);
17 нче сентябрь – «Ближний круг» (1991);
18 нче сентябрь – «Курочка ряба» (1994);
24 нче сентябрь – «Дом дураков» (2002);
25 нче сентябрь – «История Аси Клячиной, которая любила, да не вышла замуж» (1967);
1 нче октябрь – «Глянец» (2007);
2 нче октябрь – «Сибириада» (1978);
8 нче октябрь – «Белые ночи почтальона Алексея Тряпицына» (2014);
9 нчы октябрь – «Рай» (2016);
15 нче октябрь – «Грех» (2019);
16 нчы октябрь – «Дорогие товарищи» (2020).
Сеанслар 15:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе матбугат хезмәте.