Ул Казан мәктәпләре укучыларының тормышыннан юмористик миниатюралар сериясен тәшкил итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы октябрь). 14-нче октябрь көнне В.И.Ленин исемендәге мәдәният комплексында “Шкодники” дип аталган юмористик балалар киножурналы күрсәтеләчәк. Ул Казан мәктәпләре укучыларының тормышыннан юмористик миниатюралар сериясен тәшкил итә.
Төп чарага кадәр кинотеатр фойесында проектның яңа сезонына кастинг узачак. Киножурнал 11.00 сәгатьтә башлана. Керү – ирекле.
Шулай ук әлеге көнне мәдәният комплексы холлында “Казан әниләре” иҗтимагый хәйрия оешмасының иҗади эшләреннән торган ярминкә эшләячәк, дип хәбәр иттеләр “Время кино” дирекциясендә.