Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.11.2021, 11:28

Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында Татарстан режиссерының документаль фильмы күрсәтеләчәк

«Җиде утрау арасында» фильмы су басу зонасына эләгергә тиеш булган Өшәр авылында яшәүче бердәнбер кеше турында сөйли.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче ноябрь). 17-нче ноябрьдә Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында Татарстан режиссеры Алмаз Нургалиевның «Җиде утрау арасында» дигән яңа документаль фильмының премьерасы булачак. Ул Актаныш районындагы Өшәр авылына һәм су басу куркынычына карамастан, туган йортын ташлап китмәгән аның бердәнбер кешесенә багышланган.

Картинаны төшерү 2018 елда башланган. Фильмның вакыйгалары XX гасырның 60 нчы елларында, Түбән Кама гидроэлектростанциясе төзелә башлагач, җәелдерелә. План буенча Татарстан, Башкортстан һәм Пермь өлкәсенең 173 мең гектар җирләре, шул исәптән Өшәр авылы да, су астында калырга тиеш булган. 1976 елда биредә яшәүчеләр китә, әмма бер кеше кала. Нәтиҗәдә авылны су басмый, ә ир-ат монда яшәвен дәвам итә. Фильмның яшь чикләве 12+.

«Җиде утрау арасында» инде «Иң яхшы тулы метражлы документаль фильм» (халыкара конкурс) номинациясендә XVII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең һәм «Саратов газаплары» XVIII халыкара документаль мелодрама кинофестиваленең («Локаль контекстлардагы универсальлек өчен» махсус призы) җиңүчесе булды. Проект кинематография өлкәсендә «Алтын тәлинкә» төбәкара премиясе каталогында тәкъдим ителгән, аны гамәлгә ашыру РФ Мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәме белән башкарыла.

Күрсәтү 19:00 сәгатьтә башлана. Автор һәм төшерү төркеме үз фильмын тамашачыга тәкъдим итәчәк һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк. Күрсәтү Казанда кинопроектларга ярдәм итү һәм «Кино вакыты» фестивальләрен оештыру дирекциясенең иҗади очрашулар һәм премьералар циклы кысаларында узачак.

Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексына керү QR-код буенча башкарыла. Урыннар саны чикләнгән, чөнки Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләре нигезендә зал яртылаш кына тулырга тиеш, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык яңалыклар