Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.11.2021, 13:16

Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан режиссерының балалар өчен «Хыял» уен фильмы күрсәтеләчәк

Кинокартинада унике яшьлек малай Айнур һәм аның әнисенең катлаулы тормышы турында сөйләнә.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-чы ноябрь). 21-нче ноябрьдә Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан режиссеры Фәрит Дәүләтшинның балалар өчен «Хыял» уен фильмы премьерасы узачак.

Фильмда унике яшьлек малай Айнур һәм аның әнисе Рәмзия Мансурованың катлаулы тормышы турында сөйләнә. Малайның әтисе фаҗигале хәлләр аркасында Иделдә һәлак була. Тулы булмаган гаиләдә, ир-ат тәрбиясе күрми үссә дә, Айнур сәләтле, һәрьяклап киң белемле малай булып җитлегә. Ул яхшы укый, җирле театр студиясендә спектакль куюда катнаша, шахмат уены белән мавыга һәм иң мөһиме – һәркемнең хөрмәтенә лаеклы, изге эшләргә һәм гамәлләргә сәләтле кеше булырга омтыла.

Мансуровлар гаиләсе бик ярлы яши, Айнурның ул һәм чәчтараш булып эшләүче әнисе, тормышка ашыра алмаслык хыялы бар – шактый куәтле ноутбук алу. Аларның авыр финанс хәленнән чыгу юлы эзләп тырышулары нәтиҗәсез була. Бервакыт Мансуровлар гаиләсенең үзләре сыманрак тулы булмаган гаиләдән изге күңелле яңа дуслары барлыкка килә. Бу дуслык Айнурга һәм өметсезлеккә бирелгән әнисенә аларның уртак хыялларына якынаерга ярдәм итә.

Фильм рус субтитрлары белән татар телендә төшерелгән. 75 минут дәвам итә, яшь чикләве – 12+, дип хәбәр итә «Кино вакыты» дирекциясе матбугат хезмәте.

Күрсәтү 14:00 сәгатькә планлаштырыла. QR-код буенча керү ирекле, эпидемиягә бәйле вәзгыять аркасында, залның тулылыгы 50%-тан да артмаячак.

Барлык яңалыклар