В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Концертта ТР Дәүләт камера хоры катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы гыйнвар). 13-нче гыйнвар көнне В.Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында иске Яңа елга багышланган «Чыршы янында тыныч концерт» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узачак.
Концертта Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры һәм Ленин мәдәният йортының җыр театры коллективы катнашачак.
Концерт 19.00 сәгатьтә икенче кат фойесында башланачак, керү – ирекле, дип хәбәр иттеләр мәдәният сараенда.