Күргәзмә 3-нче ноябрьгә кадәр эшләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы октябрь). Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Арт-галерея. Казан» 11-нче күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә меңнән артык сәнгать әсәре – Россиянең һәм Татарстанның 20 шәһәреннән килгән 200 рәссам һәм осталарның эшләре тәкъдим ителгән.
Күргәзмә 3-нче ноябрьгә кадәр эшләячәк. Экспозициянең һәр көне билгеле бер тематикага багышланачак. Мәсәлән, 30-нчы октябрьдә эшләр – театрга, 31-нче октябрьдә – әдәбият һәм шигърияткә, 1-нче ноябрьдә – кинога, 2-нче ноябрьдә арт-дизайнга багышланачак.
Шулай ук Г.Камал исемендәге һәм «Экият» театрлары артистлары, К.Хабенский театр студиясе, Балалар сәнгать мәктәбе һәм Казанның башка мәдәни учреждениеләре тарафыннан әзерләнгән бай иҗади программа да булачак.
Күргәзмә кысаларында сәнгать мәктәпләре укучылары, студентлар һәм яшь рәссамнар арасында «Алтын кош. Золотая птица – 2019» II республикакүләм декоратив-гамәли конкурсы узачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Күргәзмәнең тулырак программасы сайтта урнаштырылган.