В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Менталь тайпылышлары булган 10 яшьтән өлкәнрәк балалар бушлай белем ала алачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Фатирда дәресләр дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә узачак. Биш-алты кешелек төркемдәге балалар социаль-көнкүреш күнекмәләрен үзләштерәчәк, үзләренә хезмәт күрсәтергә өйрәнәчәк, шулай ук яшьтәшләре белән элемтәләр урнаштырачак.
«Тормышка юл» проектының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, фатирда балалар ата-анасыз булачак. Уку бушлай.
Укыту-күнекмә фатиры Зәкиев урамы, 11 адресы буенча урнашкан. Куратор белән танышу очрашуына +7(996)846-92-32 телефоны буенча язылып була (Whatsappка хәбәр җибәрергә кирәк).