Эш нәтиҗәләрен шәһәр Мэры Илсур Метшин бәяләде.
Фото: Денис Гордийко
«Тасма» спорт мәктәбенең тарих башы 1959 елдан, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе оешкач башлана. Мәктәп эшләгән чорда анда бер Россиянең һәм Татарстанның атказанган спорт мастеры, 4 халыкара класслы спорт мастеры, 62 СССР һәм Россиянең спорт мастеры, 80 спорт мастерлыгына кандидат әзерләнгән. Хәзер спорт мәктәбендә 1014 бала шөгыльләнә, алар белән 32 тренер эшли. Мәктәптә дзюдо, җиңел атлетика, футбол, уктан ату бүлекләре бар.
Эш барышында бинаның түбәсен, идән япмасын, фасадын, тәрәзәләрен яңарттылар, чишенү урыннарын һәм административ бүлмәләрне ремонтладылар, җылылык, су белән тәэмин итү, канализация, янгын куркынычсызлыгы системасын алыштырдылар. Спорт мәктәбе территориясендә «Спорт – тормыш нормасы» милли проекты кысаларында йөгерү юлларын да алыштырдылар.
«Элек шөгыльләнү авыр иде, чөнки биналарда бик салкын иде, вентиляция системасы юк, зал бик караңгы иде, – дип билгеләде Р.Шурыгина. – Бүген барлык биналар да яхшы вентиляцияләнә, чиста һава – бу спортчылар өчен бик мөһим, бинада җылы, якты. Балалар бәхетле».
Балалар башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләп өлгерделәр инде – мәктәптә күнекмәләр ун көн элек яңадан башланды. Илсур Метшин яшь спортчылар белән аралашты һәм алардан спорт уңышлары белән кызыксынды. «Без әле күптән түгел генә Идел буе федераль округы ярышларыннан әйләнеп кайттык, сайлап алуны уздык һәм хәзер Россия беренчелегенә әзерләнәбез, – дип сөйләде 14 яшьлек Анастасия Архипочкина. – Шәхсән мин яңа залдан канәгать, миңа якты буяулар һәм уңай шартлар ошый».
Мэрның ярышларда җиңүгә нинди факторлар йогынты ясавы турындагы соравына җавап биреп, дзюдо белән 6 ел шөгыльләнүче дзюдочы Ильяс Исмаилов беренче чиратта спортчыларның тырышлыгы мөһим дип билгеләде. «Без күп һәм тырышып шөгыльләнергә тиеш, – диде ул. – Шулай ук тренерлар да мөһим, әлбәттә. Күнекмәләр уза торган бина да булачак уңышка йогынты ясый».
«Бу спортка казанлыларның тагын да күбрәген җәлеп итүгә йогынты ясар дип өметләнәбез», – дип билгеләде Мэр.
Тикшерү барышында Мэр интерьерның кызыклы элементына игътибар итте – диварларда канатландыра торган сүзләр. Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов бу проектны эшләүгә җәлеп ителгән дизайнер идеясе, дип аңлатты. Әйтик, бинага керү өлешен «Җиңүләр вакытында тыйнаклык, җиңелүләр вакытында ныклык» фразасы бизи. Шәһәр башлыгы бу идеяне Казанның башка спорт учреждениеләренә дә таратуны йөкләде.
«Безнең балалар шундый лозунгларда, девизларда үсәргә тиеш, – диде ул. – Балаларның шундый акыллы сүзләрне сеңдерүләре кирәк. Син аларны көн саен күрәсең – бу башта кала һәм спортта, тормышта алдагы уңышларга йогынты ясый».
Чарада Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов та катнашты.