Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.10.2023, 14:20

Казанның «Мотор» спорт мәктәбендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кыяга менү секциясе булдырылган

Хәзер параклаймбинг белән 12 бала шөгыльләнә

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче октябрь, Зилә Гайфи). Казанның «Мотор» спорт мәктәбендә яңа юнәлеш – параклаймбинг барлыкка килде. Кыяга менү буенча секцияне быел сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен җайлаштырдылар. Хәзер анда 18 яшькә кадәрге 12 бала шөгыльләнә. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрдә инклюзив спорт мохите үсүен дәвам итә, дип билгеләде.

«Инлюзив ял һәм спорт үзәкләре барлыкка килде: «Ярдәм» мәчетендә спорт комплексы ачылды, 49 нчы мәктәптә – ачык типтагы физкультура-савыктыру комплексы һәм спорт залы файдалануга тапшыруга әзерләнә», - дип искәртте ТР башкаласы башлыгы.

Шәһәрдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, шул исәптән коляскалы инвалидлар өчен җиде спорт объекты тулысынча яраклаштырылган: «Акчарлак», «Ракета», «Триумф», «Ватан» йөзү бассейннары; «Ак Бүре» һәм «Спектр» спорткомплексларында, Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә универсаль заллар. Аларның барысы да сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дәресләр оештыру өчен җитәрлек мәйданга ия, пандуслар, күтәргечләр, киңәйтелгән керү төркемнәре, махсус санитар узеллар һәм душлар бар.

Гүзәл Сәгыйтова билгеләп үткәнчә, спорт объектларының 60% ы начар күрүчеләр өчен җайлаштырылган. Учреждениеләрдә юнәлеш бирүче плиткалар урнаштырылган, баскычларда якты наклейкалар, Брайль такталары, тактиль күрсәткечләр бар. Шул ук вакытта барлык муниципаль спорт объектларында начар ишетүчеләр өчен шартлар тудырылган. Моннан тыш, 17 учреждениедә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен трибуналарга керү оештырылган.

Шөгыльләр өчен бүлмәләрне спорт мәктәпләрендә дә яраклаштыралар.

«Агымдагы елда «Ватан» спорт комплексында лифт торгызылды һәм пандус капиталь ремонтланды. Ел ахырына кадәр «Хезмәт резервлары» стадионында пандуслар урнаштыру һәм «Триумф» комплексында пандуслар ремонтлау планлаштырылган. Спорт объектларының барлык киенү бүлмәләренә бюджеттан тыш акчага сәламәтлек мөмкинлнкләре чикләнгән кешеләрне киендерү өчен пеленаль өстәлләр һәм маталар сатып алынган», - дип сөйләде Гүзәл Сәгыйтова. «Мотор» спорт мәктәбендә инде пандуслар һәм чакыру төймәсе җиһазландырылган, ә «Савиново» спорт мәктәбенең административ бинасында – керү төркеме.

Cәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә Казанда «Спорт – бердәм киңлек» проекты буенча секцияләргә йөрү өчен ташламалар гамәлдә. Гүзәл Сәгыйтова хәбәр иткәнчә, 2021 елның августыннан башлап Казанда ташлама белән яки бушлай дәресләргә үсеш үзенчәлекләре булган 33 меңнән артык бала һәм өлкәннәр килгән. Йөзү һәм дәвалау физкультурасы секцияләренә ихтыяҗ зур. Уртача атнага 300 дән артык кеше шөгыльләнә.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җиңел атлетика буенча дәресләр, мәсәлән, «Тасма» спорт мәктәбендә оештырылган, ә «Ак Барс» спорт мәктәбендә ишетмәүчеләр спорты бүлеге (көрәш) ачылган. Моннан тыш, бу юнәлештә «Ярдәм» мәчете территориясендә махсуслаштырылган спорт комплексы масштаблы эш алып бара. «Дан» инклюзив үзәгендә спортның тугыз төре буенча 150 дән артык кеше шөгыльләнә.

Фото: Денис Гордийко, Марат Мөгыйнов

Видеорепортаж
02.10.2023 13:16
Иртәгә Казанда «Йөзьяшәрләр уеннары» башлана
Барлык яңалыклар