Яңа туган кызның алты абыйсы һәм апасы бар
Фото: Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU 18 нче ноябрь). Казанда яшәүче Сергей һәм Татьяна Сибиревлар гаиләсендә 11 нче ноябрьдә сигезенче бала дөньяга килгән.
Яңа туган кыз – гаиләдә икенче кыз бала. Ир белән хатын шулай ук алты ул тәрбияли, дип хәбәр иттеләр ТР башкаласының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 11,1 меңнән артык күп балалы гаилә яши, анда 35 меңнән артык бала тәрбияләнә. Сентябрьдә Александра һәм Сергей Фоминнарның алтынчы баласы туды. Ир белән хатын өч малай һәм өч кыз тәрбиялиләр.