Казан Башкарма комитеты һәм TTAF Төркия компаниясе вәкилләре уртак хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июль, Алена Мирошниченко). Төркия делегациясен бүген Казан Ратушасында каршы алдылар. Төркия Республикасының бизнес өлкәсе вәкилләре белән киңәшмәне Казан Муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева үткәрде. Катнашучылар Татарстан территориясендә TTAF компаниясе җитештерүен ачу проектын әзерләү, шулай ук уртак хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
Утырыш эшендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Илдар Шакиров һәм Искәндәр Гыйниятуллин, Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов, Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов һәм Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Альберт Ибраһимов катнашты. Төркия ягын Евразия төбәгендә бизнесны үстерү буенча TTAF компаниясе директоры Каан Ялчын, TTAF компаниясенең карарлар һәм операцияләр буенча директоры Хакан Акан, Rovenma компаниясенең генераль директоры Абдул Хәлим Сертбащ, Rovenma компаниясенең техник директоры Щади Чаатай Озтурк, шулай ук Генераль секретариат җитәкчесе урынбасары, Евразия халыклары ассамблеясенең Проект эшчәнлеге департаменты җитәкчесе Татьяна Федорова һәм Евразия үсеш банкының клиентлар белән эшләү буенча директоры Владимир Якунин тәкъдим итте.
«Казан - тарихи сәнәгать шәһәре. Сәнәгать тармакларының барысы да диярлек монда Советлар Союзы вакытында ук урнашкан иде. Һәм Казан боларның барысын да саклап кала алды, шул ук вакытта предприятиеләр бөтен дәверләр дәвамында камилләшәләр, - дип сөйләде кунакларга Людмила Андреева. - Казанның барлык тармакларда да үсеше турында күп сөйләргә була, әмма безнең өстенлегебез - гамәлгә ашырыла торган барлык проектларның да республика Хөкүмәте тарафыннан тулысынча хуплануы. Өстәвенә, Татарстан һәм аның белән бергә Казан - Россиянең иң алдынгы төбәкләренең берсе».
Республика башкаласының инвестицион мөмкинлекләре турында А.Вәлиәхмәтов һәм Р.Ханнанов сөйләделәр. Шулай итеп, Икътисади үсеш комитеты рәисе туристлык агымының артуы, шәһәрнең сәнәгать потенциалы турында хәбәр итте, күп санлы технопарклар, технополислар һәм бизнес-инкубаторлар яңа компанияләргә барлыкка килергә мөмкинлек бирә, дип өстәде. Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы инновацион технологияләр үсеше турында сөйләде, кунакларга уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен кызыклы булырга мөмкин булган өлкәләр турында искә төшерде.
Төркия делегациясенең Татарстанга визиты кысаларында программасы шактый киң. Өч көн эчендә кунаклар республика министрлыкларында күп санлы очрашулар уздырды һәм Иннополис шәһәрендә булдылар, анда TTAF компаниясенең җитештерү төзелеше планлаштырылган.
TTAF Elektronik компаниясе оборона, аэрокосмик, автомобиль, сәнәгать, телекоммуникация тармаклары өчен электр кушылмалары өлкәсендә, шулай ук светодиод яктырту техникасын куллану өлкәсендә, шул исәптән үткәргечләрнең жгутларын һәм кабель җыюларны да хәл итү белән шөгыльләнә. Продукция дөньяның 65-тән артык иленә экспортлана.
TTAF компаниясенең Евразия төбәгендә бизнесны үстерү буенча директоры Каан Ялчын Казан Башкарма комитеты вәкилләренә кунакчыллык һәм җитештерүне гамәлгә кертү буенча эш планын эшләргә ярдәм итәчәк мәгълүмат өчен рәхмәт белдерде. «Төркиядәге хезмәттәшләребез проектны гамәлгә ашыру өчен безгә нәкъ менә Татарстанга һәм Казанга игътибар итәргә киңәш итте», - дип уртаклашты ул һәм киләчәктә нәтиҗәле уртак эшкә өмет белдерде. Казан Башкарма комитеты вәкилләре әлеге инициативаны хуплады.