Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.04.2022, 16:19

Казан Ратушасында яшьләрнең Пасха балы узачак

Кичәнең программасында вальс, полонез, менуэт, кадриль һәм рус халык биюләре бар.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче апрель). 29 нчы апрельдә Казан Ратушасында Пасха балы узачак. Анда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала.

Балда вальс, полонез, менуэт, кадриль һәм рус халык биюләрен башкарачаклар. Биюләр арасындагы тәнәфесләрдә интеллектуаль уеннар узачак. Артистлар һәм музыкантлар Изге Пасхага багышланган иҗади номерлар тәкъдим итәчәк.

Балда катнашырга теләүчеләргә репетицияләргә йөрергә кирәк булачак. Аларны үткәрү даталары һәм вакыты турында мәгълүмат «Вконтакте» социаль челтәрендәге чаралар төркеменә куелачак.

Оештыручылар балда дресс-кодны үтәү кирәклеге турында хәбәр итә: кызлар – бал күлмәкләрендә, ә егетләр костюмнарда булырга тиеш.

Балга керү бушлай, әмма алдан язылу буенча. Сылтама буенча теркәлергә мөмкин. Бию кичәсе 17:00 сәгатьтә башлана. Кунаклар 16:00 сәгатьтә җыела башлаячак, дип хәбәр ителә Татарстан митрополиясе сайтында.

Барлык яңалыклар