Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.02.2019, 16:51

Казан Ратушасында топонимика буенча шәһәр комиссиясе утырышы узды

Анда катнашучылар 2018 елгы эшкә йомгак ясаячак һәм 2019 елга планнарны тикшерәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче февраль, Алинә Бережная). Бүген Казан Ратушасында топонимика буенча шәһәр Комиссиясенең XVIII утырышы узды, анда 2018 елга нәтиҗәләр ясалды һәм агымдагы елга планнар билгеләнде. Утырышны комиссия рәисе, Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева ачты.

Катнашучылар топонимика буенча Комиссиянең 2018 елдагы эшчәнлеге турында хисап тыңладылар, аны Комиссия секретаре Сания Сабитова җентекләп бәян итте. Хисап нигезендә, узган ел топонимика буенча комиссиягә 60-тан артык мөрәҗәгать кергән, төп мөрәҗәгатьләрнең берсе булып, бурычларын үтәгәндә геройларча һәлак булган шәхесләр һәм шәхесләрнең истәлеген мәңгеләштерү булган. Мөрәҗәгатьләрнең популярлыгы буенча икенче тема - инде булган территорияләрнең атамаларын үзгәртү. Шулай ук яңа формалашкан урамнарга исемнәр бирү турында үтенеч килә. Үзләренең тәкъдимнәрен яңа урамнарда яшәүчеләр кертә, креатив исемнәр тәкъдим ителә. Моннан тыш, комиссиягә шәһәрнең теге яки бу урам исемнәре килеп чыгу турында мәгълүмати белешмәләр бирү турында сораулар кертелә.

С.Сабитова сөйләгәнчә, узган ел Казанның Совет һәм Идел буе районнары торак төзелешенең яңа микрорайоннарында исемнәре Татарстан белән бәйле күренекле шәхесләр хөрмәтенә аталган урамнар барлыкка килгән. Әйтик, Совет районында урамнарның берсе Советлар Союзы Герое Александр Коваль хөрмәтенә аталган, "Арт Сити" торак комплексы урамнарының берсе разведчик Исхак Әхмәров исемен йөртә, Green торак комплексында хәзер атказанган сәнгать эшлеклесе, архитектор Исмәгыйль Гайнетдинов урамы бар, ә Идел буе районының "Южная поляна" торак комплексында урамнарның берсе Россия Герое Виктор Ерин исемен йөртә.

Комиссия секретаре билгеләп үткәнчә, 2018 елда урамнарга исем биргәндә атаклы шәхесләр фамилияләренә хәрби исем, статус һәм һөнәр өстәлә.

Яңа торак комплексларда атаклы шәхесләр исемнәрен бирү буенча эш быел да дәвам итәчәк. "Шәһәр үсә, урамнарга исем бирергә кирәк булган яңа территорияләр һәм микрорайоннар барлыкка килә", - дип аңлатты С.Сабитова.

Шулай итеп, агымдагы елда урамнарына исемнәр бирергә кирәк булган яңа территорияләр – "Яңа горки" торак кварталы, "Южная поляна", "Станция Спортивная" (яки "Станция Юбилейная"), "КФУ университет шәһәрчеге" торак комплекслары, шулай ук күп балалы гаиләләргә торак төзеләчәк Авиатөзелеш районы территориясе.

Киләчәккә планнар турында сөйләгәндә, топонимика буенча комиссия секретаре быел Казанда ТАССР 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм итү уңаеннан исемнәре шәһәр белән бәйле шәхесләрне мәңгеләштерү эше дәвам итәчәк, дип сөйләде.

Людмила Андреева комиссия әгъзаларына Казан территориясендә мәңгеләшергә лаеклы Советлар Союзы Геройлары һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәрен өйрәнү өчен Хәтер китабына мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

Утырышта тәкъдимнәр дә яңгырады. Әйтик, театр эшлеклеләре хөрмәтенә урамнарның иң яхшы исеме өчен иҗади конкурс игълан итү идеясе белән Казан дәүләт яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева чыгыш ясады. Людмила Андреева инициативаны хуплады һәм яшь буынны шәһәр топонимкасы белән бәйле төрле акцияләргә һәм конкурсларга күбрәк җәлеп итәргә тәкъдим итте.

Шулай ук ТР атказанган архитекторы, сәнгать һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау бөтенроссия җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе урынбасары Фәридә Забировадан реестр булдыру тәкъдиме яңгырады, ул Казанның тарихи җирлегендә урамнар исемнәрен үзгәртүгә чик куярга мөмкинлек бирер иде.

Утырыш бүләкләү белән тәмамланды – комиссия әгъзаларына Казан Мэры Рәхмәт хатлары һәм Рәхмәте тапшырылды.

Фоторепортаж
Топонимика буенча комиссиянең XVIII утырышы, 27.0.2019
Барлык яңалыклар