Утырыш барышында меморандумга кул куелды
Фото: Казан шәһәр Думасы
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче сентябрь). Бүген Казан Ратушасында ТР башкаласы Башкарма комитеты һәм Ташкент Хокимияте вәкилләре түгәрәк өстәл форматында очрашты. Очрашуны Казанның Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Василий Лысачкин үткәрде.
Түгәрәк өстәлдә Казанның мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Дмитрий Кремлев, Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Альберт Шәйнуров, Казанның Транспорт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Шәрипов, «Юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы» МБУ директоры Ринат Кәлимуллин, «Водоканал» МУП генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Егоров, «Уңайлы йорт» ИК генераль директоры Ренат Әхмәтҗанов, «Ачык Казан» вәкиле Алия Мортазина, шулай ук Казан шәһәр Думасы Аппаратының халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Арсений Карякин катнашты.
Казан Башкарма комитеты вәкилләре шәһәрдә еллар дәвамында эшләнгән практикалар турында сөйләделәр, шулай ук кунакларның шәһәрне төзекләндерүгә, торак-коммуналь хуҗалыкка, транспорт һәм цифрлы үстерүгә кагылышлы сорауларына җавап бирделәр.
Утырыш барышында «Ташкент шәһәр сувтаъминоти» ҖЧҖ һәм Казанның «Водоканал» МУП арасында үзара аңлашу турында меморандумга кул куелды. Документ нигезендә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча техник һәм технологик тәҗрибә, белем һәм казанышлар белән алмашу, документны имзалаган учреждениеләр арасында партнерлык мөнәсәбәтләренең тотрыклы үсешен тәэмин итү күздә тотыла.
Шулай ук Ташкент Хокимияте делегациясе «Шәһәр парковкасы киңлеген оештыручы» МКУ, «Водоканал» МУП канализациясенең биологик чистарту корылмалары, «Юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы» МКУ, «Горводзеленхоз» МУП механизация базасы, «Уютный дом» ИК эше белән танышты, шулай ук «Безнең ишегалды» программасы буенча Меридиан урамы, 24 адресында төзекләндерелгән йорт яны территориясендә булды.