В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Язга кадәр Маша һәм Малышка кушаматлы аюлар йокламаячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы ноябрь, Алинә Бережная). Кыш якынлашуын сизгәннән соң, Казан зооботаника бакчасында 2 көрән ата аю һәм 2 янут йокыга талган. Язга кадәр Маша һәм Малышка кушаматлы ике ана аю йокламаячак.
Зоопарк хезмәткәрләре хайваннарны кышка алдан ук әзерли башлаган. Көз көне хайваннар күбрәк углеводлар алган – аларның рационында ботка, яшелчә, икмәк һәм бал күләме арткан. Шулай ук хайванар астына коры салам түшәлгән.
Аюларың кайчан йокыга китәчәген билгеләү кыен. Казан зооботаника бакчасының «Ерткыч хайваннар» бүлеге мөдире Светлана Курбашкина сүзләренә караганда, йокыга талу вакытын алар һава шартларына бәйле рәвештә үзләре сайлый. Аюлар язга таба йокыдан уяначак.
Аюлардан аермалы буларак, Ириска һәм Изюмчик кушаматлы янутларның кышкы йокылары өзелеп ала – җылырак көннәрдә алар ашар өчен уянырга мөмкин.
Ә менә ак аю Малышка һәм көрән аю Маша йокыга талырга җыенмыйлар, шуңа күрә аларны күрер өчен бирегә кышын да килергә мөмкин.