В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кошлар Кытайның көньяк-көнчыгышындагы бамбук урманнарында һәм Тайваньның тау урманнарында яшиләр
Фото: Денис Гордийко
Шул рәвешле, табигатьтә Эллиота кыргавылы Кытайның көньяк-көнчыгышындагы бамбук урманнарында яши. Парлашу чорында аталар яктырак төскә керәләр һәм канатларын матур итеп селкетәләр.
Свайно кыргавылларын Тайваньның тау урманнарында очратырга мөмкин. Шул ук вакытта ата кошлар ялгыз яшәү рәвешен өстен күрәләр, ә ана кошлар көтүгә җыелалар. Шулай ук үрчү чорында ата кошлар үзләре сайлаган парлар алдында матур никах биюен башкаралар.
Бу кошларның ике төрен дә һәвәскәрләр декоратив буларак тоталар, дип хәбәр итә Казан зооботаника бакчасының матбугат хезмәте.