Аларны юннатлар түгәрәге дәресләре һәм экскурсияләр вакытында кулланачаклар
Казан зооботаника бакчасының тарихи өлеше тәрбияләнүчесе – марал Айхо – бүген иртән 14,4 кг авырлыктагы мөгезен салган. Дүрт айдан соң аның яңа үсентеләре барлыкка киләчәк.
Иске мөгезләрен мараллар елга бер тапкыр, февраль ахырында сала.
Имезүчеләрнең мөгез сыйфаты буенча аларның үрчү өчен никадәр туры килүен билгеләргә мөмкин. «Аларны үстерер өчен, яхшы сәламәтлеккә ия булырга кирәк. Үсеш өчен күп кальций, минераллар, витаминнар кирәк», – дип хәбәр иттеләр KZN.RU хәбәрчесенә зооботаника бакчасында. Әйтик, 2024 елда Айхо мөгезләренең авырлыгы 13,2 кг тәшкил иткән.
Бүгенге көндә тарихи территориядә өч марал яши: ата һәм ике ана. Айхо 2009 елның 12 июнендә Новосибирск зоопаркында туган. Аннары маралны Чиләбегә күчерәләр, аннан ул Казанга килеп эләгә.
Казан зооботаника бакчасында шулай ук таплы болан Пятнашка мөгезләрен сала. Киперлар тарафыннан табылган мөгезләрне утильләштермиләр. Аларны «Барсята» яшьләр түгәрәге дәреләрен һәм төрле экскурсияләр үткәргән вакытта күрсәтмәлелек өчен җыялар һәм файдаланалар.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казан зооботаника бакчасында кышкы йокыдан аю чыккан. Ул нибары 1,5 ай йоклаган. Оешма зоологлары тәҗрибәсендә – бу аю йокыдан шундый иртә чыккан беренче очрак.