Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.06.2018, 17:33

“Весна” торак комплексында 340 урынлык “Нәүрүз” балалар бакчасы ачылды

Ачылу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнаштылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь, Ирина Смирнова). Казанның Совет районында “Весна” торак комплексында Фикрәт Тәбиев ур., 6 адресы буенча 340 урынлык “Нәүрүз” балалар бакчасы ачылды. 159 номерлы катнаш балалар бакчасының ачылу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнаштылар.

Республика башлыгы балаларны, ата-аналарны һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе коллективын әлеге вакыйга белән тәбрик итте. “Бүгенге тантана белән сезне чын күңелдән котлыйм. Балалар үсеше өчен мөмкинлекләр булу бик яхшы. Бакчада эшләячәк команда балалар уңышлы булсын өчен барысын да эшләр, дип ышанам”, - диде Р.Миңнеханов һәм төзүчеләргә бакча проектын гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәтен белдерде. ТР Президенты балалар бакчасына өстәмә җиһазлар алу өчен сертификат тапшырды.

Заманча, барлык санитар һәм белем бирү таләпләренә җавап биргән 3 катлы бинада музыка һәм физик культура заллары, иҗади дәресләр өчен бүлмә, сенсорлы бүлмә, полилингваль бүлмә (биредә балалар татар, рус һәм инглиз телләрен өйрәнәчәкләр), методик кабинет һәм медицина блогы, азык-төлек блогы һәм кер юу бүлмәсе бар. Бакча территориясе төзекләндерелгән, яшелләндерелгән, биредә спорт-уен мәйданчыгы бар.

Балалар бакчасы бинасын төзү 2017 елның март аенда “Жилище” федераль максатлы программа буенча башланды. Төзелеш заказчысы – “СК “УнистройДом” ҖЧҖ, генподрядчы – “Волгодорстрой” ҖЧҖ. Бинаның гомуми мәйданы 6447,5 кв.м тәшкил итә.

Казан Мэры Илсур Метшин кунакларга мөрәҗәгать итте: “Балалар бакчасы ачылу белән ихластан котлыйм. Сезнең исемнән, хөрмәтле ата-аналар, Президентыбызга рәхмәт әйтәсем килә. Бу без ачкан беренче бакча, беренче мәктәп түгел. Республикабызда, башкалабызда балалар өчен бик күп эш башкарыла”.

“Волгодорстрой” ҖЧҖ гендиректоры Айрат Миңнуллин балалар бакчасы мөдире Ләйсән Гаффаровага символик ачкыч тапшырды һәм балалар бакчасына чәчәк атуны теләде. Үл, үз чиратында, республика, шәһәр җитәкчелегенә, төзүчеләргә рәхмәтен белдерде.

Балалар бакчасының өстенлекле юнәлешләре балаларның физик үсеше һәм сәнгати-эстетик тәрбия булачак. Балаларга балалар фитнесының заманча юнәлешләре (стретчинг-гимнастика, степ-аэробика, лого-аэробика, фитболл), карате, футбол, йога буенча дәресләр керәчәк. Эстетик үсеш балаларга музыка, ритмика, театр сәнгате, хореография, фольклор иҗаты бирәчәк. Бакчада психолог һәм логопед бар.

Балалар бакчасында 17 төркем була, аларның 9-ы – 3-4 яшьлек балалар өчен, 4 төркем 4-5 яшьлек балалар өчен, 3 төркем – 5-6 яшьлек балалар өчен һәм 1 төркем – 6-7 яшьлек балалар өчен.

Чарада ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов һ.б. катнашты.

Билгеләп үтәргә кирәк, бүген мәктәпкәчә белем бирү программасы 321 оешмада гамәлгә ашырыла: 310 балалар бакчасы, 2 прогимназия, мәктәпкәчә белем бирү бүлекләре булган 9 мәктәп. Аларга 69 мең бала йөри. Совет районында 87 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бар: 83 балалар бакчасы, 1 прогимназия, мәктәпкәчә белем бирү бүлекләре булган 3 мәктәп. Яңа 2018-2019 уку елында шәһәр мәгариф учреждениеләре 17 мең 519 бала кабул итәчәк.

8 июньгә аена алынган мәгълүматлар буенча, электрон чират буенча балалар бакчаларына 15 мең 581 бала җибәрелгән, шул исәптән 14 мең 388 бала 3 яшьтән олырак, 1 мең 193 бала 2-3 яшьлек. Өч яшьтән узган балаларга барысына да бакчаларда урыннар бирелгән

Фоторепортаж
“Весна” торак комплексында “Нәүрүз” балалар бакчасы ачылу, 08.06.2018
Видеорепортаж
08.06.2018 16:46
“Весна” торак комплексында “Нәүрүз” балалар бакчасы ачылды
Барлык яңалыклар