Яшь ирле-хатынлы Евгений һәм Александра Романовлар алты ел элек танышканнар
Фото: Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче июль). Яшь ирле-хатынлы Евгений һәм Александра Романовлар быел Казан Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә никахларын теркәгән өч меңенче пар булдылар.
Алар алты ел элек «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенында танышканнар һәм инде бишенче ел бергә яшиләр.
Күптән түгел KZN.RU порталы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә «Казан йөзләре» проекты кысаларында цифрлы билбордларда шәһәрдәге гаилә парларының – яшьләрнең дә, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнгәннәрнең дә фотоларын күрә алуларын җиткергән иде.