Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.05.2020, 16:49

Казанның «Манеж» күргәзмә залында «Яңарыш» күргәзмәсе ачылды

Экспозиция Тарихи һәм мәдәни ядкярләрне торгызу республика фондының 10 еллыгына багышланган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы май). «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фондының 10 еллыгына багышланган «Яңарыш» күргәзмәсе ачылды.

Экспозиция фонд эшчәнлеге нәтиҗәләрен тәкъдир итә, күргәзмәдә Татарстанның мәдәни мирасын Казан, Болгар һәм Зөя үрнәгендә торгызу процессын күзәтергә мөмкин. Күргәзмә республиканың мәдәни үзәкләренең архитектура һәйкәлләре һәм объектлары турында сөйли, экспозициядә ЮНЕСКО сертификатларының оригиналлары һәм башка экспонатлар тәкъдим ителгән. Болгар музей-тыюлыгы һәм «Зөя утрау-шәһәрлеге» музей-тыюлыгы музей җыелмалары документлар, фото һәм кинохроника нигезендә үткән дистә елда фонд эшчәнлеге күрсәтелгән.

Татарстан территориясендә яшәүче күпмилләтле халыкның тарихи, мәдәни, рухи традицияләрен саклау һәм үстерү фондның төп миссиясе булып тора. Төп бурыч - республиканың ике энҗесен, мөселман һәм православие мәдәнияте үзәкләрен: Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгын һәм «Зөя утрау-шәһәрлеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музеен реставрацияләү. Болгар рухи академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу мәдәни һәм рухи мирасны саклау идеясен уңышлы гамәлгә ашыру үрнәге булып тора.

«Манеж» күргәзмә залына бару өчен +7 (843)567-80 67 67 телефоны аша язылырга кирәк. Залда кешеләрнең күп санда җыелуы рөхсәт ителми (10-нан артмаска тиеш). Көн саен зал техник тәнәфескә ябыла, аның вакытында санитар эшкәртү һәм күргәзмә бинасын җилләтү үткәрелә. Барлык килүчеләргә битлек һәм перчаткалар кияргә кирәк, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар