Ул барлык конфессияләр вәкилләре өчен дә каралган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче декабрь). Казан циркында гыйбадәт өчен бүлмә ачылды. Ул барлык конфессияләр вәкилләре өчен дә каралган.
Ислам динен тотучы кунаклар өчен бүлмәдә аны ир-атлар һәм хатын-кызлар өлешенә бүлү өчен бүлге бар. Цирк командасы тәһарәт алу турында да кайгырткан, аны гыйбадәт бүлмәсе янында урнашкан бәдрәфтә башкарырга мөмкин, ул бөтен кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган.
Гыйбадәт бүлмәсе бинаның уң ягында гардероб зонасында урнашкан. Кирәк булганда аны цирк хезмәткәрләре табарга ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә учреждениенең матбугат хезмәте.