Чара Инвалидлар декадасына багышлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь). 10-нчы декабрьдә Казанның «Сдвиг» театрында (Лобачевский ур., 11/27) актерлар Венера Новичкованың «Истории про рыжего ежика» китабын укыячаклар. Чара Инвалидлар декадасына багышлана.
Яңа гына иҗат итә башлаган балалар авторы, ДЦП чиренә карамастан, игелек, дуслык һәм ярдәмнең мөһимлеге турында гадәти булмаган хикәяләр яза. Кичәдә шулай ук автор Венера Новичкова белән дә аралашырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды матбугат хезмәте.
Керү ирекле, белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 237-36-23.