Спектакль Голландия язучысы Анна Шмидт әкиятләре мотивлары буенча әзерләнгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче октябрь). 19-нчы һәм 20-нче октябрьдә “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында “Принцесса Крапинка” спектакленең премьерасы булачак, спектакль Голландия язучысы Анна Шмидт әкиятләре мотивлары буенча әзерләнгән.
Курчак театрында әкиятне ТР халык артисты Эльвира Гыйлемханова тормышка ашырган. Сәнгати бизәлеш өстендә Екатерина Спиридонова эшләгән, спектакльгә музыканы ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин язган.
Тамаша 3 яшьтән зуррак булган балаларга адреслана, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.