Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.04.2018, 11:41

Казанның Залесный бистәсендә пар казаны бинасын су басу нәтиҗәләрен бетерү эшләре дәвам итә

Пар казаны эшен 23.00 сәгатькә торгызырга планлаштырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче апрель, Ксения Швецова). Киров районының Залесный бистәсендә пар казаны бинасын су басу нәтиҗәләрен бетерү эшләре дәвам итә. Аларны бүген төнлә төгәлләргә планлаштырыла. 9 торак йортка, балалар бакчасына хезмәт күрсәткән пар казаны эше вакытлыча туктатылды.

Вакыйга урынына чыгу барышында Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов сөйләгәнчә, "Казэнерго" АҖ кизүеннән бистәдә пар казаны бинасын су басу турындагы хәбәр 10 апрельдә 18.00 сәгатьтә алынган. Шул ук вакытта пар казаны эшен туктатырга туры килгән.

Урында белгечләр ачыклаганча, су басуга сәбәп булып торбада эрегән суларның агу мөмкинлеген тоткарлаган балчык торган. "Салават күпере" торак комплексының беренче чиратын төзегәннән соң, эрегән сулар агарга тиешле торбаларны подрядчы азакка кадәр сузмаган, шуңа күрә алар балчык белән тулган. Кырлардан төшкән су пар казаны бинасы территориясен баскан. "Яңгыр канализациясен подрядчы азакка кадәр эшләп бетермәгән, якынча 12 метр җитми, дип аңлатты Ф.Тимурханов. – Хәзерге вакытта пар казаны бинасыннан суны тарттыру эшләре дәвам итә. Әлегә авырлыклар күренми".

Пар казанын якынча 23.00 сәгатькә эшләтеп җибәрергә планлаштырыла. Билгеләп үтәргә кирәк, вакытында күрелгән чаралар ярдәмендә әлеге объектларны су басмады.

Видеорепортаж
11.04.2018 11:53
Барлык яңалыклар