Профессиональ инструкторлар бушлай күнегү уздырачаклар, таякларны дөрес сайларга өйрәтәчәкләр һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы май). 18-нче майда Урицкий паркында Бөтендөнья скандинавия йөреше көнен шул исемдәге фестиваль белән билгеләп үтәчәкләр. Монда бушлай күнегү үтәчәк, Скандинавия йөрешенең халыкара федерациясе профессиональ инструкторлары таякларны дөрес сайларга өйрәтәчәк, катнашучыларның сорауларына җавап бирәчәк һәм дистанцияне узарга ярдәм итәчәк.
Чарада катнашучылар скандинавия йөреше трассасын узар алдыннан күнегүләрнең авторлык комплексын беләчәкләр, профессионаллар белән бергә скандинавия йөреше трассасын узачаклар, шулай ук викторинада катнашып, активлыклары өчен призлар алачаклар.
Фестивальнең хөрмәтле кунагы - медицина фәннәре кандидаты, Скандинавия йөреше халыкара федерациясе фәнни комитеты әгъзасы (INWA), скандинавия йөреше Рус милли ассоциациясе вице-президенты (RNWA, Санкт-Петербург) Андрей Волков булачак.
Түләүсез күнегүләр 18-нче майда 9.00 сәгатьтә Урицкий паркының спорт мәйданчыклары янындагы чокырда башлана. Катнашу өчен теркәлү чара үтәчәк урында, көнендә булачак, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.