Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.02.2023, 11:33

Казанның «Россия – минем тарихым» паркында «Сталинград – Җиңү тарихы» проекты ачыла

Экспозицияне беренче тапкыр лазер проекция комплексы ярдәмендә тәкъдим итәчәкләр.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче февраль). Бүген Сталинград сугышы барышында Совет сугышчылары немец-фашист гаскәрләрен тар-мар иткәнгә 80 ел тулган көнне «Россия – минем тарихым» тарихи паркында «Сталинград – Җиңү тарихы» бөтенроссия күргәзмә проекты ачыла. Экспозицияне беренче тапкыр лазер проекция комплексы ярдәмендә тәкъдим итәчәкләр.

Юбилей датасына махсус «Россия – минем тарихым» проекты һәм «Сталинград сугышы» музей-тыюлыгы командалары мультимедиа экспозициясе формалаштырган, ул заманча анимацияләнгән карталар, инфографик схемалар, уникаль видеохроника, вакыйгаларда катнашучыларның көндәлекләреннән дәлилләрне, цитата һәм портретлар галереясы ул еллардагы җанланган тарихның иммерсив эффектын тудырачак.

Сталинград сугышы тарихы тамашачыларга хронологик тәртиптә күрсәтеләчәк һәм сугышның төп сюжетларын колачлаячак: «Һава блокадасы», «Сталинград янында ерак һәм якын сугышлар», «Кышкы яшен» операциясе, «Тацин рейды», «Боҗра», «Сталинградның төньяк районнары өчен көрәш», «Мамай курганы» һәм «Павлов йорты».

Күргәзмә авторлары геройларга аерым игътибар биргән, цифрлы экспозициядә сугышта катнашучыларның шәхси архивлары һәм документлары кулланыла.

«Безнең максатчан аудитория – төрле буын кешеләре. Ләкин нәкъ менә балалар, яшүсмерләр, яшьләр күргәзмәнең төп кунаклары булыр дип ышанам. Аның мультимедиа форматы үсеп килүче буынга бөек сугыш турында тулырак тарихны алар өчен таныш булган мультимедиа теле белән сөйләргә мөмкинлек бирәчәк», – дип аңлатты «Россия – минем тарихым» тарихи парклар ассоциациясе директоры, Россия Федерациясе иҗтимагый палатасы әгъзасы Иван Есин.

Сишәмбедән якшәмбегә кадәр казанлылар бушлай күргәзмәне Оренбург тракты, 8 адресы буенча («Казан ярминкәсе» күргәзмә залы), 2 нче номерлы павильонда 10:00 дән 19:00 гә кадәр карый ала, кертү 18:30 да тәмамлана. Экспозиция 26 нчы февральгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр иттеләр «Татмедиа» агентлыгында.

Барлык яңалыклар