Казан паркында «Старики-разбойники» совет фильмын күрсәтәчәкләр

Фото: Денис Гордийко

Казанның «Крылья Советов» паркында «Ретро-пәнҗешәмбе» проекты кысаларында бушлай кино күрсәтүләр сериясе башлана. 23 нче майда узачак чарада 1971 елда төшерелгән «Старики-разбойники» совет фильмын тамаша кылырга мөмкин булачак.

Картинада тикшерүче Николай Мячиковның тарихы тасвирлана. Ул прокуратурада пенсиягә кадәр хезмәт иткән, әмма эш урынын саклап калырга тырыша. Шуның өчен дусты белән җинаять оештырырга һәм, аны ачып, үзенең алыштыргысыз булуын исбатларга уйлый.

Фильмда Юрий Никулин, Евгений Евстигнеев, Ольга Аросева, Георгий Бурков, Андрей Миронов һәм башка актерлар уйный.

Кино «Ракушка» җәйге сәхнәсендә 20:00 сәгатьтә күрсәтеләчәк, дип хәбәр иттеләр парклар һәм скверлар дирекциясе.

2024-05-21T15:35:20+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.