Тантаналы чарада хәрби хәрәкәтләрнең ветераннары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, курсантлар һәм уку йортлары студентлары катнашты.
Фото: Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты
Рәсми затларның чыгышыннан һәм бер минутлык тынлыктан соң чарада катнашучылар сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салды. Курсантлар ату коралыннан өч залп белән матәм салюты бирде.
Чара катнашучылары өчен Җиңү паркы территориясендә Казан югары танк командасы - Кызыл байрак училищесы тарафыннан хәрби-кыр кухнясы оештырылды, дип хәбәр иттеләр Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында.
Чарада ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Казан гарнизоны башлыгы, Казан югары танк команда Кызыл байрак училищесы башлыгы, генерал-майор Кирилл Кулаков, Казан суворов хәрби училищесы башлыгы, генерал-майор Валерий Миронченко, ТР Министрлар Кабинетының Хәрби хәрәкәтләр ветераннары мәсьәләләре буенча координация советы әгъзалары һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 1989 елның 15 нче февралендә совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфган-Совет чиген узды.
Тугыз еллык хәрби кампания вакытында Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә Казаннан 2 меңнән артык солдат һәм офицер катнашты. 275 казанлы «Батырлык өчен» һәм хәрби казанышлары өчен медальләре белән бүләкләнде, ә 93 геройга «Кызыл Йолдыз» ордены тапшырылды. Әфганстанда Казанның 34 кешесе һәлак булган, 108 кеше яраланган.