«Сугыштан соң» дип аталган бронза монумент Татарстаннан чакырылган Әфган сугышы катнашучыларына багышланган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июнь, Камилә Гобәйдуллина). Бүген Казанның Җиңү паркында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында сугышчы-интернационалистларга һәйкәл ачу тантанасы узды. Чарада Татарстанның һәм Россиянең башка төбәкләреннән сугыш хәрәкәтләре ветераннары, Әфганстанда һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзалары, шулай ук республика Хөкүмәте һәм Казан Башкарма комитеты вәкилләре катнашты.
Тантанада катнашучылар алдында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, һәйкәлне ачу тантанасы Россия көнендә уза. Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, йөзләгән мең ватандашыбыз интернациональ миссия һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. «Аларның иң озагы 10 елдан артык дәвам иткән Әфган сугышы булды һәм 15 мең ватандашыбызның гомерен өзде. Әфган сугышында республикада туып-үскән 11,5 меңнән артык кеше катнашты. Шуларның 282-се әйләнеп кайтмады. Без Ватаныбызның мәнфәгатьләрен яклау һәм тынычлык урнаштыру миссияләрендә якыннарын югалткан кешеләрнең кайгысын уртаклашабыз. Тормышлары Ватаннан еракта өзелгән кешеләрне искә алыйк, –диде ул.
Президент ассызыклаганча, сугыш хәрәкәтләре ветераннары тәҗрибәсе үсеп килүче буынны тәрбияләүдә кирәк: «Сез хәрби бурычны намуслы һәм фидакарь үтәү, хәрби антка тугрылык мисалларын күрсәттегез. Безнең яшьләр бу вакыйгалар турында белергә һәм әлеге үрнәктә тәрбияләнергә тиеш. Безнең өчен бу битләрне ил тарихында саклап калу мөһим. Бүген ачылган сугышчы-интернационалистларга мемориал нәкъ менә шуңа хезмәт итә».
«Бүген бу искиткеч урында ачылган һәйкәл архитектурасы һәм эчтәлеге буенча уникаль. Минемчә, ул советлардан соңгы киңлектә иң яхшыларның берсе. Еллар үтәр, без булмабыз, әмма оныкларыбыз һәм оныкчыкларыбыз һәйкәл янына килер. Кешеләр моның нинди сугыш булуын беләчәк», – диде үз чиратында Әфганстан ветераннары Россия берлеге җитәкчесе Франц Клинцевич.
Татарстаннан Әфган сугышы катнашучыларына багышланган монумент проектының авторы Россия һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Александр Кислов, ә архитектор һәм скульптор Герман Бакулин һәм Никита Мазаев булды.
3,2 м биеклектәге «Сугыштан соң» скульптур композициясе (кыя-итәк белән бергә – 4,5 м) бронзадан эшләнгән – бу командир, атучы һәм элемтәче фигуралары. Архитектор Герман Бакулин билгеләп үткәнчә, һәйкәлне булдыру белән берничә кеше шөгыльләнгән, ә иң нәтиҗәле эшне конкурс барышында күп вариантлардан сайлап алганнар. «Миңа, архитектор буларак, шәһәр төзелеше ситуациясен исәпкә алып, барысын да гамәлгә ашырырга кирәк иде. Шуңа күрә безнең идея авторы белән иҗади тандем барлыкка килде дип әйтергә була. Вакыт аз булу сәбәпле, башкала белгечләренә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Шуңа күрә бу һәйкәлне иҗат берлеге нәтиҗәсе дип кыю әйтергә мөмкин, – дип уртаклашты ул.
Герман Бакулин сүзләренчә, элегрәк тә аңа мондый проектлар белән эшләргә туры килгән булган, ләкин бу эш үзенең масштаблылыгы белән аерылып торган. Моннан тыш, белгечләргә композициядә монументның иске версиясен дә күрсәтергә кирәк иде. Исегезгә төшерәбез, элек сугышчы-интернационалистларга һәйкәл Декабристлар һәм Сибгат Хәким урамнары киселешендә урнашкан иде. Композицияне скульптор Асия Миңнуллина 1998 елда иҗат иткән. 20 елдан соң, 2018 елның мартында, монументны Җиңү паркында яңасын урнаштыру өчен демонтажладылар.
Яңа һәйкәл проекты авторы Александр Кислов сүзләренә караганда, аның кайгылы монумент булдырасы килмәгән. Киресенчә, сугышчыларның батырлыгын күрсәтү максаты куелган. «Мин кайчандыр үзем дә хезмәт иттем. Миңа армия рухи яктан якын, шуңа күрә, конкурс турында белгәч, шунда ук катнашырга булдым. Үз уйларымны ничек чагылдыру турында уйлый башладым. Сугыштан чыккан солдатларны, аларның көрәшләрен күрсәтергә теләдем. Боларның барысын да күз алдына китердем һәм чагылдырдым. Башта минем композициядә ике кеше бар иде, ләкин әфганлылар үзләре минем радист турында онытканлыгымны әйттеләр. Өстәдем, шулай итеп өч сын барлыкка килде», – дип сөйләде ул. А.Кислов сугышчыларның скульптуралары –җыелма образлар, дип билгеләде. Ветераннар анда үзләрен таный, ә туганнары сугышта батырларча көрәшкән якын кешесен искә төшерә ала.
Тантаналы өлеш ветераннарны бүләкләү һәм һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.