Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.05.2022, 11:38

Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр һәм веноклар салу тантанасы булды

Чарада Р.Миңнеханов, А.Песошин, Ф.Мөхәммәтшин, М.Шәймиев, И.Метшин һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы май). Бүген Казанның Җиңү паркында Дан Мемориалы Колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр һәм веноклар салу тантанасы булды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин һәм сугыш ветераннары катнашты.

Җиңү Паркына кергән урында кунакларны яшь армиячеләр һәм яшьләр оешмалары вәкилләре каршы алды. Татарстан Президенты шулай ук һәлак булган геройларга хөрмәт күрсәтергә килгән ветераннарны сәламләде.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары яңгырады. Аннары Мәңгелек утка веноклар һәм чәчәкләр салдылар. Тантанада катнашучылар шулай ук һәлак булган солдатларның аналары һәм толлары монументына, Совет солдаты монументына чәчәкләр салдылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Чара ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Казан гарнизоны гаскәрләрен һәм махсус бүлекчәләрне узуда катнашу өчен «Победа» ретро автомобилендә Меңьеллык мәйданына юнәлделәр.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казан кадет мәктәп-интернаты территориясендә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовка бюст ачтылар.

Фоторепортаж
Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр һәм веноклар салу тантанасы узды, 09.05.2022
Видеорепортаж
09.05.2022 10:56
Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр һәм веноклар салу тантанасы узды, 09.05.2022
Барлык яңалыклар