Чарада Р.Миңнеханов, А.Песошин, Ф.Мөхәммәтшин, М.Шәймиев, И.Метшин һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.
Фото: Марат Мөгыйнов
Җиңү Паркына кергән урында кунакларны яшь армиячеләр һәм яшьләр оешмалары вәкилләре каршы алды. Татарстан Президенты шулай ук һәлак булган геройларга хөрмәт күрсәтергә килгән ветераннарны сәламләде.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары яңгырады. Аннары Мәңгелек утка веноклар һәм чәчәкләр салдылар. Тантанада катнашучылар шулай ук һәлак булган солдатларның аналары һәм толлары монументына, Совет солдаты монументына чәчәкләр салдылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Чара ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Казан гарнизоны гаскәрләрен һәм махсус бүлекчәләрне узуда катнашу өчен «Победа» ретро автомобилендә Меңьеллык мәйданына юнәлделәр.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казан кадет мәктәп-интернаты территориясендә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовка бюст ачтылар.