В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тарихи викторинада җиңүчеләрне бал белән сыйлаячаклар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель). 30-нчы апрель көнне Казанның «Крылья Советов» паркында кельт мәдәниятен яратучылар Бельтайн бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Программада – волынка астында биюләр, «Иске әкият» тарихи уен-реконструкциясе, викторина.
Бәйрәмдә һәркем үткән чорлардан килгән легендар герой образына керә һәм игелекле рыцарь яки явыз җан була ала. «Иске әкият» шоу-реконструкциясендә катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә һәм рольне сайларга мөмкин.
Бәйрәмнең махсус кунагы танылган Казан волынщигы, Random Reel төркеменә нигез салучы Иван Чуркин булачак. «Андерсен» тарихи бию студиясе резидентлары номер тәкъдим итәчәк.
Кельт мәдәниятен белүчеләр шулай ук викторинада катнаша, һәр дөрес җавап өчен приз – вереск балы пинты.
Бәйрәмнең башлануы 17.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә оештыручылар – «Сизгер йөрәкләр» фонды.