Дәресне команда зачетында Европа һәм Азия чемпионы Руслан Шәйхетдинов үткәрәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь). Бүген Урицкий исемендәге Казан паркында брейк-данс буенча мастер-класс узачак. Дәресне команда зачетында Action man crew командасы вәкиле, Европа һәм Азия чемпионы Руслан Шәйхетдинов үткәрәчәк.
Дәресләрдә теләгән һәркем заманча бию юнәлеше хәрәкәтләрен өйрәнә алачак. Катнашу өчен уңайлы кием-салым һәм аяк киемнәре киеп килергә кирәк.
Мастер-класс парк сәхнәсендә 18:00 сәгатьтә башлана. Яңгыр яуган очракта әлеге шөгыль гамәлдән чыгарылырга мөмкин, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, чара «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында үткәрелә, ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында башланып китте.