Шәһәрлеләр анда чәчәкләр, яшелчәләр яки җиләкләр утырта алачак
Фото: Марат Мөгыйнов
ТР башкаласының Парклар һәм скверлар дирекциясендә хәбәр итүләренчә, халык чәчәкләр, яшелчәләр яки җиләкләр утырта, шулай ук «Органик цикл» лекцияләренә йөри алачак. Катнашучыларга органик калдыкларның әйләнә-тирә мохит һәм кеше өчен файдасы, органик икенчел чималның ничек эшкәртелүе һәм шәһәрдәге җир эшенең нинди уңай яклары булуы турында сөйләячәкләр.
Очрашулар пәнҗешәмбе көнне парк сәхнәсе янында узачак, ә беренчесе бүген 18:00 сәгатьтә була. Тулырак мәгълүмат сылтама буенча чатта бар, ә катнашу өчен теркәлү узарга кирәк.