В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада - йөкле хатыннар өчен йога, лекцияләр һәм тематик мастер-класслар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче август). 10-нчы август көнне Казанның Горький паркындагы яшел болында «Бәби тап, Казан!» гаилә бәйрәме узачак. Программада - йөкле хатыннар өчен йога, лекцияләр һәм тематик мастер-класслар.
Бәйрәм кунаклары Пенсия фонды белгечләреннән ана капиталын алу һәм аннан файдалану мәсьәләләре буенча консультация ала, шулай ук гаилә бюджетын планлаштыру, пенсия төрләре һәм аны алу шартлары, иминият пенсиясен исәпләү кагыйдәләре, яңа туган балалар һәм зуррак балалар чыгымнарын планлаштыру турында лекцияләр тыңлый алачаклар.
Мәйданчыкта балалар өчен аттракционнар, фотозона, аквагрим почмагы эшләячәк. Биредә үк йөгерү җайланмаларында йөгерергә, экспресс-макияж ясатырга, йөкле хатын-кызлар өчен йога дәресләрен узарга, балалар һәм аларның әти-әниләре өчен төрле тематик мастер-классларда катнашырга мөмкинлек булачак.
Бәйрәм 13.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.