70-нче еллар уртасында төзелгән объектларны шул ук зурлыкларда гамәлдәге нигезләре өстенә торгызачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май). Казанның «Черек күл» паркында ике тарихи павильон торгызылачак. Ике корылмадан торган комплекс узган гасырның 70-нче елларында бакча территориясендә төзелгән һәм 2010 елда гамәлдән чыккан.
Объектлар дебаркадер архитектурасы үрнәге буенча төзелгән, бу 1960-80 елларда Идел буе шәһәрләре өчен хас.
Биналар шул ук зурлыкларда гамәлдәге нигезләрдә торгызылачак. Корабль төзелеше традицияләрен чагылдырган фасадлар һәм күләмле-планлаштыру принциплары буенча карарларны саклап калу ниятләнә - капитан күперен символлаштыручы ябык бинасы булган югары палуба һәм бик зур беренче кат.
Яңадан торгызу проектлары тиешле дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасын узган инде. Павильоннарда ресторан комплексы, шулай ук коворкинг һәм прокат өчен бина урнашачак, дип хәбәр итә «Татмедиа».
Исегезгә төшерәбез, «Черек күл» шәһәр бакчасы төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора. Ул XVIII гасырның икенче яртысында элек-электән инеш үзәнендә урнашкан буа тирәли төзелгән булган. Бакчаны төзү танылган Казан архитекторы Василий Кафтырев җитәкчелегендә алып барылган.