В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Оештыручылар укыту программасы турында сөйләячәкләр, укытучыларны – кинологларны һәм зоопсихологларны тәкъдим итәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче май). 20 нче майда Казанның «Черек күл» паркында яшь эт асраучы мәктәбен тәкъдир итү булачак. Проект шәһәр халкына өйдә йорт хайваннары барлыкка килүгә җайлашырга ярдәм итәчәк.
Очрашуда оештыручылар программа һәм уку форматы турында сөйләячәкләр, теләүчеләр сораулар бирә алачак. Моннан тыш, презентациядә мәктәпнең педагоглары – кинолог һәм зоопсихологлар да катнашачак.
Тәкъдир итү «Черек күл»нең амфитеатрында, һава торышы начар булган очракта җәйге йортта узачак. Башлану вакыты 19:00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Яшь эт асраучы мәктәбе – дүрт аяклы дуслары булган яки аны алырга ниятләгән кешеләр өчен бушлай белем бирү проекты. Укыту программасы 8 дәресне үз эченә ала, алар атнага ике тапкыр узачак. Курс тәмамлангач катнашучылар сертификатлар алачак. Дәресләр ике мәйданчыкта уза: «Черек күл» паркында һәм Горки-Әмәт урманында. Ике поток планлаштырыла: беренче төркем – июньдә, икенчесе июль аенда укыячак. Беренче потокка теркәлү якындагы ял көннәрендә ачылыр дип көтелә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, паркларда «Дай лапу» акциясе дә дәвам итәчәк, анда үзеңә йорт хайваны сайларга һәм өйгә алып китәргә мөмкин булачак.