В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җырчының исеме Социаль-көнкүреш музее белән тыгыз бәйләнгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар). Казанның Социаль-көнкүреш музеенда француз җырчысы Лара Фабианның 50 яшьлеген билгеләп үттеләр. Кунаклар өчен бәйрәм программасы әзерләнгән иде.
Кунаклар француз җырчысы җырлары яңгыраган концертны тыңлады, шулай ук Лара Фабиан иҗаты турында фильм күрсәтелде.
Җырчының исеме Социаль-көнкүреш музее белән тыгыз бәйләнгән. Экспозициядә Лара Фабиан бүләк иткән диск һәм Россиядәге концертларыннан афишалар, шулай ук Франция җырчысының иҗатын яратучыларга теләкләр язылган һәм автограф куелган борынгы мандолина саклана. Ә 2012 елда, Лара Фабиан Казанга килгәч, Социаль-көнкүреш музееннан бүләк - винтаж хушбуеның флаконын алды, дип хәбәр итте Казанның Социаль-көнкүреш музее директоры.