Экспозициядә Бөек Ватан сугышы чорындагы котлау открыткалары тәкъдим ителде.
Фото: Казан Социаль-көнкүреш музее
Социаль-көнкүреш музее директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов сөйләвенчә, ул заманның котлау открыткаларында сурәтләнгән сюжетлар совет сугышчыларының һәм тыл хезмәтчәннәренең сугышчан рухын күтәрүгә юнәлдерелгән булган. Ул еллардагы почта карточкаларында винтовка яки автомат белән коралланган Кыш Бабай сурәтләнгән. Открыткалар бик күп санда тылдагы туганнарына һәм фронтка җибәрелә. Еш кына открыткаларда Яңа ел котлавы белән патриотик шигырьләр дә басылган.