Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.02.2023, 16:23

Россия банкы бүлегенең Казан музеенда бушлай экскурсияләр үткәрелә

Өч тематик экскурсиягә алдан язылу буенча кушылырга мөмкин.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы февраль). Россия банкының ТР буенча бүлекчәсе музеенда бушлай экскурсияләр оештырыла. Аларга алдан сылтама буенча язылырга мөмкин.

Республика башкаласы халкы һәм кунаклары өчен әзерләнгән өч экскурсиядә Казан бүлегенең тарихы, Россиядә акча әйләнеше турында сөйлиләр.

Музей 1914 елда төзелгән бинада урнашкан. Килүчеләр аның төзелеш тарихы белән таныша, W.Moeller сәүдә маркасының антиквариаль сейфын карый алачак, аның ышанычлылыгына һәм янмавына нинди механизмнар ярдәмендә ирешелгәнлеген беләчәкләр. Шулай ук экскурсияләрдә ни өчен банкка элек хатын-кызларны кабул итмәүләре, кемне телефон кызлары дип атаулары һәм башка кызыклы фактлар турында сөйләячәкләр.

Экспозициядә Россия империясенең алтын запасы тарихы аерым урын алып тора –аның шактый өлеше 1918 елда нәкъ менә Казан бинасының саклагычларында булган. Кунакларның XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы Россия империясенең дәүләт банкының архив документлары буенча әзерләнгән алтын савыт макетын күрү мөмкинлеге булачак.

Шулай ук музейда Татарстан һәм Казанга багышланган истәлекле тәңкәләр коллекциясе тәкъдим ителә. Алар арасында – 500 данә тираж белән чыккан килограммлы көмеш тәңкә, Казанга нигез салынуның 1000 еллыгына, 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасына, 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына чыгарылган кыйммәтле металлдан истәлекле тәңкәләр һәм башкалар, дип хәбәр итә Россия Банкы бүлекчәсе матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар