Пассажирлар финанс пирамидасын ничек танырга, кара кредиторлар кемнәр алар һәм кибермошенниклыктан ничек сакланырга икәнен белә алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь). Бүгенге көннән Казан метрополитенында «Финанс грамоталылыгы поезды» йөри башлады. Аның вагоннарында финанс яктан грамоталы тотуның төп кагыйдәләре турында мәгълүмат урнаштырылган.
Сәфәрнең берничә минуты дәвамында пассажирлар финанс пирамидасын ничек танып белергә мөмкин, кара кредиторлар кемнәр алар һәм кибермошенниклыктан ничек сакланырга икәнен белә алачак – файдалы мәгълүмат белән баннерлар вагоннарга ябыштырылган. Алар «Финанс мәдәнияте» мәгърифәтчелек порталының тиешле битләренә күчерә торган торган QR-кодлар белән озатыла, дип хәбәр итә Казан метрополитены.
Проект «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе Россия Банкының Идел-Нократ дәүләт идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге белән берлектә тормышка ашырылды. Поезд 2021 ел ахырына кадәр йөриячәк.