Вагон пассажирлары ничек үз гаджетларын мошенниклардан сакларга, кирәксез страховкадан баш тартырга һәм интернетта товарларны куркынычсыз сатып алырга өйрәнә ала.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче сентябрь). 1 нче сентябрьдән Казан метросында «Финанс грамоталылыгы поезды» йөри башлады. Вагон пассажирлары ничек үз гаджетларын мошенниклардан сакларга, кирәксез страховкадан баш тартырга, интернетта товарларны куркынычсыз сатып алырга һәм башкаларны белә алачак.
Станциядән станциягә кадәр узган вакыт кызыклы темага чуму өчен җитәчәк, ә барлык мәгълүмат QR-кодлар белән озатыла, алар Россия Банкы порталына күчерә, анда финанс мәсьәләләрен өйрәнүне дәвам итәргә мөмкин.
Быел «Финанс грамоталылыгы поезды» Казан метросында икенче тапкыр пәйда булды, дип хәбәр итә ТР буенча Милли банкның матбугат хезмәте.
Проектның максаты – Татарстан Республикасы башкаласы халкының һәм кунакларының финанс грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрү.