В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда «Симург» инклюзив ял үзәгендә тәрбияләнүче 15 бала катнашты.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы июль). Казанның «Юнитур» балалар сәламәтләндерү лагеренда менталь бозылулары булган балалар өчен беренче смена старт алды. Анда «Симург» инклюзив ял үзәгендә тәрбияләнүче 15 бала катнашты.
«Татнефть» хәйрия фонды грантына «Синең файдага» хәйрия фонды тарафыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен смена оештырылды. Проект «Халыкның кимсетелгән катламнарын яклау» номинациясендә 653,5 мең сум отты.
Лагерьда балалар һәм аларның әти-әниләре белән бергә педагоглар һәм тьюторлар яши. Биш көн дәвамында балалар гомуми физик әзерлек, актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме, программалаштыру һәм робот техникасы буенча дәресләргә йөриячәкләр. Смена 27 нче июльдә старт алды, инде балалар квест узарга, хәзинә табарга һәм бүләккә «Симург»ның фирма призларын – футболкалар, панамкалар һәм шопперлар алырга өлгергән. Моннан тыш, тьютор белән берлектә укучылар алгоритмнарның эш принципларын өйрәнделәр: алар белгечне гади бурычларны үтәүгә «программалаштырырга» омтылып, аңа командалар бирде. Бу балалар яңа мохиткә чумган беренче тәҗрибә, моңа кадәр аларның берсе дә җәйге лагерьларда булмаган.
«Синең файдага» хәйрия фондының башкарма директоры Анастасия Суханова билгеләп үткәнчә, менталь бозылулары булган балалар өчен смена массакүләм матбугат чараларында рекламаланмаган, әмма ике көн эчендә оештыручылар ата-аналардан 89 гариза алган.
Сменаның ничек оештырылуы белән танышу өчен, лагерьга РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон килде. Ул балаларның әти-әниләре белән аралашты, аларның күбесе, балаларның яңа шартларга ничек ияләнүләре өчен борчылган. «Мондый нәтиҗәне беркем дә көтмәгән иде – балалар беренче тапкыр үзләрен шулкадәр иркен һәм яхшы хис итә. Тьюторлар аларга зур игътибар бирә, ә безнең бер-беребез белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм үзебез генә булу өчен вакытыбыз барлыкка килде», - дип уртаклашты бер баланың әнисе Фәридә Газизова. Ата-аналар менталь тайпылышлары булган балалар өчен инклюзив сменаларның алга таба да үз эшен дәвам итүләрен теләделәр, дип хәбәр итте депутатның матбугат хезмәте.
«Бөтен ил буенча «Симург» кебек үзәкләр санаулы гына. Балалар белән генә шөгыльләнмичә, башкаларга ярдәмгә методик әдәбият әзерләүчеләр тагын да азрак. Укытучыларыбызның тәҗрибәсе бәяләп бетергесез, без барыбыз да бер уку елында нинди нәтиҗәләргә ирешүләрен күрәбез. Һәм мондый үзәкләр күбрәк булсын өчен, аны бөтен ил өчен тиражларга кирәк», – дип билгеләп үтте Илья Вольфсон.
Исегезгә төшерәбез, «Симург» инклюзив ял үзәге 2021 елның сентябрендә ачылды һәм Татарстанда менталь тайпылышлары булган балалар белән эшләүче беренче өстәмә белем бирү учреждениесе булды. Үзәктә өч түгәрәк эшли: программалаштыру, робот техникасы һәм театр студиясе.
«Симург»ның беренче уку елы уңышларының берсе – менталь тайпылышлары булган балалар өчен өстәмә белем бирү дәресләрен оештыру буенча методик әдәбият эшләү. Бүген театр студиясе эше буенча тәкъдимнәр бастырып чыгарылган, программалаштыру һәм робот техникасы класслары буенча методичкаларны эшләү төгәлләнеп килә. Бу Россиядә мондый пособиеләрне әзерләүнең беренче тәҗрибәсе.
Фото депутат Илья Вольфсон матбугат хезмәтеннән алынды